Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр казнасына – 17 млрд сумнан артык керем

Бу хакта финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр итте.

Дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова 2025 елның 9 аенда бюджет үтәлеше буенча чыгыш ясады. Хисап чорында шәһәр казнасына  17 млрд 649 млн сум табыш кергән.

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,2 млрд сумга артык. Бюджетара трансферлар – 772 млн, үз керем 1,4 млрд сумга артты. Моңа физик затларның кеременә салымның артуы һәм 1294 өстәмә эш урыны барлыкка килү нәтиҗәсендә ирешелде.

Сүз уңаеннан быел хезмәт хакы 109 процентка  артты. Керемгә салым узган елга караганда 1,1 млрд сумга күбрәк. 2025 елның 3 кварталында ул 5,5 млрд сум тәшкил итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш Бюджетлар акча керем