Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы Азалия Яфясова дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулады

«Тырышлыкларым юкка китмәде», - ди ул.

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» XXIV еллык ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты узды.

Чара традицион рәвештә Казанда, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында оештырылды. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Әлеге мәртәбәле бәйгедән яшь шәһәрдәшебез Азалия Яфясова да җиңү белән кайтты. 

«Мин «Вокал-соло» номинациясендә чыгыш ясадым. Татарча милли костюмда идем, «Гөлҗамал» җырын башкардым. Тырышлыкларым юкка китмәде, «Пирамида» сәхнәсеннән тәбрикләделәр үземне. Әлбәттә, бик сөендем», – дип сөйләде безгә күзләре начар күргән Азалия. 

Сүз уңаеннан, «Созвездие – Йолдызлык» фестивале ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2001 елдан бирле үткәрелә. Максаты – талантлы балаларны һәм яшьләрнең иҗади яктан үсүенә ярдәм итү,че заманча эстрада сәнгате өлкәсендә республика масштабындагы фестиваль хәрәкәте булып тора. Фестиваль үткәрелә һәм Татарстан Республикасының барлык районнарын һәм шәһәрләрен колачлый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев