Шәһәрдәшләр 18 исерек машина йөртүчене ачыкларга булышкан
Алар социаль челтәрдәге төркемдә хәбәр калдырган
«Пьяные водители Набережных Челнов!» каналында 5000 катнашучы. Алар арасында битараф булмаган шәһәрдәшләр дә, ДАИ хезмәткәрләре дә бар. Әлеге төркемдә калдырылган хәбәрләр патруль хезмәте тарафыннан оператив рәвештә карала.
Ярты елда Чаллыда зыян күрүчеләр белән 200 юл-транспорт һаләкәте теркәлгән. Аларда 5 кеше һәлак булган, 251 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Яхшы хәбәрләрдән – 15 ел эчендә Чаллыда, транспорт саны артуга карамастан, аварияләрдә һәлак булучылар саны кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев