Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Шәһәркүләм өмә 18 апрельдә узачак

Тик өмә көнен көтеп тормаска куштылар

Шәһәрдә экологик икеайлык башлана. Чаллы мэры бу эшләрне 1 майга кадәр тәмамларга тырышырга кушты. 18 апрельдә шәһәркүләм өмә узачак. Бу көнне барлык оешмалар өчен дә көнкүреш калдыкларын кабул итү бушлай оештырылачак,  дип хәбәр итте шәһәр хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Руслан Вильданов. Әмма бу көнне көтеп тормаска, билгеләнгән территорияләрне инде бүген үк җыештыра башларга куштылар.

21 апрельдә православие динендәгеләр Хәтер көнен билгели. Шул уңайдан зиратларда да җыештыру эшләре оештырыла. Өмәгә килүчеләрне кирәкле инструментлар – көрәк, тырмалар белән тәэмин итәчәкләр.

2026 елда 8600 агач һәм куак утырту планы куелган. Бу эшләрнең төп өлеше көзен башкарылачак.

1 майда фонтаннар ачылу планлаштырыла.

Бүген тукталыш павильоннары, җир асты кичү юлларын җыештыру буенча да эшләр алып барыла. Бу өлкәдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев шелтә белдерде: “Ничә тукталыш павильонын юдыгыз? Мин бүген иртәнге 6 да кайбер проспектларда йөреп чыктым, сораулар бар. Җир асты кичү юлларында эш башландымы әле? 35 җир асты кичү юлы бар, көн саен нинди эшләр башкарырга тиешле план булырга тиеш. Җыештыру өчен вакыт җитте, шәһәргә безнең игътибар кирәк”. Шәһәр җиткәчесе һәр атна саен “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә экологик икеайлык буенча хисап тотуны сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев