Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«ШӘҺРИ ЧАЛЛЫ» җәйге пятачоклар сезонын ачты

Пятачогыбызның махсус кунагы Рафис Кәлимуллин үзенең берсеннән-берсе дәртле җырларын башкарып, тамашачыларны тәмам «кыздырды».

«Шәһри Чаллы»ның иң халыкчан проекты – «Шәһри  Чаллы»дан – пятачок»ның беренчесе узды. Җәйге сезонны, гадәттәгечә, Җиңү паркында ачтык.
Татарстанның атказанган артисты, дустыбыз Илнур Гомәров пятачокны, традиция буенча, «Эх, Чаллы пятачоклары!» җыры белән башлап җибәрде. 

Аннары алыштыргысыз алып баручыларыбыз Илнур Гомәров белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Резидә Ганиева сәхнәгә халкыбызның яраткан җырчылары Габидулла Хөрмәтуллинны, Сәрия Нәбиуллинаны, гармунчы-җырчы Фәнилә Салихованы чакырдылар. Артистларыбыз халыкка үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Аларга кушылып тамашачылар рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар. 

Инде берничә пятачогыбызда катнашырга өлгергән яшь баянчыбыз Ринат Насыйров дәртле көйләрен уйнады, беренче пятачоктан ук мәйдан үзәгендә кайнаган шагыйрә, танылган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева халыкны уйнатты, биетте. «Борынгыдан килгән сигезле, бишле һәм башка уеннар кешеләрне бер-берсенә якынайта, берләштерә», – диде ул. 

Бәйрәм бүләксез булмый. Иң оста биючеләргә милли җанлы спонсорыбыз, эшмәкәр Азат Мусин әзерләгән тәмле күчтәнәч – «Гөлнара» чәе тапшырылды. Югары сыйфатлы чималдан әзерләнгән хуш исле табын сые һәркемнең күңеленә хуш килде. 

Халык арасында популярлык казанган сулы тазда бию бәйгесендә катнашучылар да бүләксез калмады. Бу юлы Илдар Садыйков иң остасы булып чыкты. Илдар әфәнде пятачокларга хатыны Гөлсинә белән даими йөри икән.

– Чаллыга Чистайдан 1984 елда килдем. Яңа шәһәрнең 30нчы бистәсендәге пятачокларга йөри идек. Елга портында капитан ярдәмчесе булып эшләдем. Сезонны ябу тантанасын ресторанда үткәргән идек. Шунда хатыным Гөлсинә белән таныштык. Ул пешекче булып эшләде. Балалар туганчы елга транспортында дөнья гиздек. Дүрт балабыз, дүрт оныгыбыз бар. Пятачокта былтыр да бүләк алган идем. Кая барсам да, бүләксез кайтмыйм мин. 
Без кешеләр белән аралашырга яратабыз. Шифаханәгә баргач, беренче көнне компания җыябыз да, унбер көн буена бергә йөрибез. Кайткач та очрашып, аралашып яшибез. «Ижминводы» санаториенда Түбән Кама кешеләре белән дуслашкан идек, хәзер алар безнең белән бергә Азнакайга бармакчы булалар. Икебез дә актив тормыш яратабыз. Өйдә диванда ятып торсаң бетәсең. Бик кирәкле чара уздыргансыз, бик зур рәхмәт сезгә, – диде ул. 

Чарада катнашучыларга саулыкларын ныгыту өчен Чаллының танылган «Медхан» клиникасыннан да махсус буклетлар таратылды. Алар ярдәме белән шәһәрдәшләребез ташламалы шартларда югары технологияле медицина ярдәменә өмет итә ала. 

Пятачок бу юлы да дусларны, иҗатташларны, хезмәттәшләрне очраштырды. Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева үзенең «Гөрләп яшә» җырын башкаручы Рафис Кәлимуллин белән тәүге тапкыр очрашты. Җырчы аңа халык алдында рәхмәт әйтте. 

Пятачогыбызның махсус кунагы Рафис Кәлимуллин үзенең берсеннән-берсе дәртле җырларын башкарып, тамашачыларны тәмам «кыздырды». Халык аңа кушылып рәхәтләнеп биеде. «Аллаһы Тәгалә бер кешегә талантны өеп биргән. Үзе җырлый, үзе бии. Шәп җырчы!», – диде аның турында шәһәрдәшебез Гүзәлия Зарипова. 

Пятачоктан фоторепортаж - БИРЕДӘ

Пятачоктан туры эфир -
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев