Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы кичләре»нә килүчеләр: «Нишләп иртәрәк белмәдек икән?!»

«Шәһри Чаллы» газетасы үткәргән бәйрәм шаулап-гөрләп узды.

– Беренче тапкыр гына монда килүем. Афишаны иптәш кызым җибәрде, мин шунда ук кызыктым. Ай, шәп монда, малай! Рәхәтләнеп биергә, үзебезнең татарча популяр җырларны тыңларга дип килдек. Хәтерлим, яшь чакта мондый пятачокларга гел йөри идек – анда берсен дә калдырган булмады. Әле уйлап торам: алып баручылар өченче елны җәйләрне сезнең белән күңелле үткәрәбез диләр. Ә без кайда калдык микән? Бер дә ишеткән юк иде, кызганыч. Әле менә карап торам, парлы, өчле, сигезле уеннар оештыруыгыз җитми. Аны без яшь вакытта бик рәхәтләнеп уйный идек. Шундый күмәк уен белән үрелеп барган биюләр булса, тагын да шәп буласы, – дип сөйләде Миңнегөл Латыйпова. Аңа дусты Розалия ханым да кушылды. 

– Мин афишаны шулай ук танышлар җибәрделәр. Сразу барам дип уйлап куйдым. Чөнки мин яраткан Әлфинә Әзһәмова бар иде. Аның җырлавына гашыйкмын. Әле бит афишаны карый башладым да, тагын бер кат гаҗәпләндем – газета хезмәткәрләре шундый олы масштабта бәйрәм оештыра икән. Менә сиңа мә! Афәрин диясе генә кала! Аллаһка шөкер, күрдек, белдек. Без хәзер даими йөриячәкбез. 

Бәйрәмнән фотолар монда. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев