«Шәһри Чаллы» редакторына машина бүләк иттеләр
Гран-при иясе нинди машинага ия булды?
19 май «Татарстан матбугаты көнендә «Бәллүр каләм -2026» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Пирамида» күңел ачу үзәгендә булды.
Бу көн «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективы өчен аеруча шатлыклы булды. Баш редакторыбыз Резидә Юсупова Гран-при бүләгенә лаек дип табылды. Аңа «Лада Веста» машинасы ачкычын ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
«Мин сүзсез калдым, уйламаган да идем. Бу – чын могҗиза. Мин журналистикада – 36 ел, башка тармакта эшләмәдем. Эшемне яратып башкарам. Мин беркайчан да бүләк өчен эшләмәдем. Димәк, мин дөрес юл сайлаганмын. Хезмәтемне зурлаганнары өчен «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчеләре Айдар Сәлимгәрәевка, Шамил Садыйковка, Татарстан хөкүмәтенә, ТР Журналистлар берлегенә, жюрига рәхмәт», – диде Резидә Мәхмүтовна тәэсирләре белән уртаклашып.
Бу бәйрәм Чаллы журналистлары өчен уңышлы булды.
«Шәһри Чаллы»ның ССМ белгече Айсылу Бикмөхәммәтова «Яңа исемнәр» дипломы белән бүләкләнде.
«Ватанны саклаучылар елын һәм Җиңүнең 80 еллыгын иң яхшы яктырту» махсус номинациясендә Чаллы ТВ журналисты Эльмира Гайнетдинова бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев