Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»дан өр-яңа бәйге – «Минем уңыш»

Һәр фасыл үзенчә матур. Җәй җиләкләре, яшеллеге белән таң калдыра. Көз исә үзенең алтын төсе белән генә түгел, мул уңышы белән дә кадерле фасыл.

Сездән бакча патшалыгында төшкән, кискиткеч җиләк-җимешләр, яшелчәләр төрлелеген, муллылыгын һәм байлыгын тасвирлаучы фотосурәтләр көтеп калабыз. Аларны  shahri_chally@mail.ru адресына «Конкурска» тамгасы белән җибәрүегез сорала. Үзегезнең кайдан булуыгызны, шөгылегезне, уңышыгыз турында бераз гына мәгълүмат та өстәргә онытмагыз. Фотода сез һәм бакча уңышыгыз тасвирланган булырга тиеш.   

Фотолар 21 августка кадәр кабул ителә. Тавыш бирү вакыты – 22 августтан  – 31 августка кадәр. Җиңүчебезгә Чаллы татар дәүләт драма театрының спектакленә ике кешелек чакыру билеты әзерләдек. Фотолар сездән - бүләк бездән! Башладык!

Сүз уңаеннан, беренче катнашучыбыз бар инде. Ул Чаллыдан Эльмира Гатина. Эльмира ханым помидорлар үстерергә ярата. Бигрәк тә эре сортларга өстенлек бирә икән. 

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сездән дә фотолар көтеп калабыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев