Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»дан - Пятачок» концертына Иркә килә

Газета укучылар аны үзләре сайлады.

"Шәһри Чаллы"ның социаль челтәрләрендәге төркемендә "Чираттагы "Пятачок" концертында кайсы җырчыны күрергә телисез?" дигән сораштыру үткәрдек. Газета укучыларыбызга 10 популяр җырчыдан торган исемлек тәкъдим иттек. Алар арасында Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов һ.б бар иде. Иң күп тавышны татар эстрадасының танылган җырчысы Иркә җыйды. 

Җырчы белән элемтәгә чыгып тәкъдим ясадык. Бәхеткә, Иркәнең ноябрьдә бер көне буш, ул нәкъ 17сенә туры килә. 

"Шәһри Чаллы" редакциясе быел да тамашаны хәйрия концерты итеп үткәрә. Исегезгә төшерәбез, узган ел "Пятачок" концертына 200дән артык махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләрнең гаиләләре чакырылды. 

"Шәһри Чаллы"дан - "Пятачок" концерты 17 ноябрьдә С.Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев