«Шәһри Чаллы»га Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина килде
Дәүләт Думасы депутатының редакциядә беренче тапкыр гына кунак булуы түгел.
Халык ышанычлысы журналистлар эше белән һәрдаим кызыксынып тора. Эштә нинди темалар яктыртыла, ясалма интеллект кулланыламы-юкмы депутатка барысы да кызык. Социаль челтәрләрдәге видеоларны да карап чыкты. Баш редактор Резидә Юсупова да газетаның уңышлары белән таныштырды. 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Шәһри Чаллы» газетасының социаль челтәрләрендә басылган материаллар 5 миллионнан артык карау җыю – зур казанышларның берсе.
«Сез дөнья күләмендә барлык татарларга җылылык, мәхәббәт бүләк итәсез, бу бик яхшы, моның өчен рәхмәт! », - диде Әлфия Когогина.
Әлфия Когогина редакция хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәртәбәле бүләккә социаль челтәрләрдә эшләүче белгечләребез – «Көмеш кыңгырау»дан Ләйсән Якупова, «Шәһри Чаллы»дан Айсылу Бикмөхәммәтова лаек булды.
Мәгълүм булганча, Әлфия Когогина шәһәребез эшмәкәрләренә, оешмаларга төрле ярдәм күрсәтә, махсус операция зонасына гуманитар йөк җибәрүдә катнаша. Махсус техника, автомобильләр, хәрбиләргә кирәк булган башка әйберләрне исәпкә алып, Әлфия Когогина ярдәме белән солдатларга 100 тоннадан артык йөк озатылды. Әле апрель азагында гына КАМАЗлылар, Җиңү бәйрәме уңаеннан, чираттагы ярдәм төялгән йөк машиналарын фронтка җибәрде. Алар арасында 4 КАМАЗ йөк машинасы, 4 җиңел автомобиль, квадрокоптерлар, тәгәрмәчләр, милли ризыклар һәм солдатларга кирәк-яраклар бар иде.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев