Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда сайлауда катнашкан гаиләләр арасында 3 машина уйнатылачак

Бәйгедә катнашу шартлары җиңел.

15-17 март көннәрендә Россия Президентын сайлау узачак. Сайлауда катнашкан гаиләләрнең Lada Vesta машинасын оту мөмкинлеге бар. 15-17 март көннәрендә барлыгы 3 машина уйнатылачак.

Бу хакта Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Конкурста катнашу шартлары:

1. 15-17 март көннәрендә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр сайлауга барган җирдән гаилә белән фотога төшәргә кирәк. Фотода махсус беләзек (ул тавыш биргәннән бирелә) күренергә тиеш.

2. Әлеге фотоны «ВКонтакте» битендә ике хэштег (#всейсемьейнавыборы #ТатарстанАлга) белән урнаштырырга кирәк.

3. Бер катнашучыдан бер генә фото кабул ителә.

4. Фотоконкурста республикада теркәлгән (пропискасы булган) кешеләр генә катнаша ала. Әлеге шартның үтәлгән булу-булмавы приз биргәндә оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк.

Машиналар берәм-берәм уйнатылачак. Әйтик, 15 мартта шул көнне фото урнаштырган бер машина иясе ачыкланачак. 15 һәм 16 мартта җиңүче исеме «ВКонтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә 21:00 сәгатьтә «туры эфир» вакытында билгеле булачак. Өченче машинаны 17 мартта 20:10 сәгатьтә «ТНВ» телеканалындагы «туры эфир»да уйнатачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев