Сак булыгыз: бозлавык
Синоптиклар кисәтте.
19 январьдә Татарстанда һава шартларының начараюы фаразлана. Республиканың күпчелек территориясендә бозлавык булачак.
Синоптиклар бүген республикада кар явуы һәм -5...-10 градус булуы турында хәбәр иткән иде. Кайбер урыннарда йомшак бураннар булуы ихтимал.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, атна башында Татарстан кабат атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Температура фонының акрынлап күтәрелүе дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев