Сак булыгыз! Чаллыда утын сатып алдый башладылар
Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз 10 мең сум акчасын югалтты.
“Утын сатам. Кирәк җиргә китереп үк бирәм” дигән белдерүне мошенниклар элгән дип, Чаллыда яшәүче хатын-кыз бер дә уйламый. Авылда гомер итүче әти-әнисенә ярдәм итәргә була ул. Ышанычка кергән сатучыга алдан ук 10 мең сум акчасын түләп куя. Акча күчерү белән, сатучы телефонын алмый башлый. Интернеттагы белдерү дә юкка чыга. Шунда гына шәһәрдәш алданганын аңлый.
Хокук сакчылары әйтүенчә, мошенникларның Мәскәү, Киров һәм Омск шәһәрләрендә теркәлгән номерлардан шалтыратуы билгеле. Җинаять эше кузгатылган. Мошенникларга 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев