Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Сак булыгыз: тычкан бизгәге

Роспотребнадзорның ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары республиканың тычкан бизгәге йоктыру куркынычы зур булган районнарны атады.

«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республиканың тычкан бизгәге йоктыру куркынычы иң югары булган районнары һәм әле чирне кемнәр күбрәк эләктерүен әйтте.
«Дачалар иң күп булган Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнары – тычкан бизгәге йоктыру курынычы зур булган төбәкләр. Казан да бу исемлектә. Чынлыкта республиканың бөтен территориясе инфекция чыганагы», – дип искәртте ул. 
Зоологлар ел саен тычканнарны тотып, аларда вируслар барлыгын тикшерәләр. Быел 56ны тотканнар. Әлегә аларда вирус ачыкланмаган. 
Табигатьтә ял итәргә ярату сәбәпле, тычкан бизгәге белән ир-атларын зарарсызландырырга кирәк.
Любовь Авдонина бу эшкә лицензиясе булган махсус оешмалар чакырырга кирәклеген ассызыклады. 
«Лицензия алган еошмаларның реестры бар. Интернеттан шәхси затларны чакырырга кирәкми. Чөнки алардан соң халык безгә зарарсызландыруның нәтиҗәсе булмады дип шалтырата. Сыйфатлы хезмәт күрсәтүчене сайларга кирәк. Күңелсез хәл килеп чыкса, килешү буенча шикаять белдерергә була», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роспотребнадзор коронавирус тычканбизгәге