Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Соңгы тугыз ай эчендә Чаллыда 397 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

15 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Татарстанда, шул исәптән Чаллыда да,  «Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу атналыгы» дип аталган профилактик чара үтәчәк.
Агымдагы елның тугыз ае эчендә Чаллыда 397 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 11 кешенең гомере өзелгән һәм 475 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 16 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар катнашында 88 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер бала һәлак булган һәм 91 бала яраланган.
Бу көннәрдә шәһәрнең белем бирү оешмаларында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә гомерләре өзелгән барлык кешеләрне искә алу чаралары узачак.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучы һәр кешене юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә карата үз карашларын үзгәртергә, каешларны, балаларны тотып торучы җайланмаларны кулланырга, җәяүлеләр өчен яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга, юл-транспорт һәлакәтләренә китерүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска чакыра. ‬
12 ноябрь көнне кичке сәгать 6да Фоменко урамында 35 яшьлек «Лада Приора» автомобилен йөртүче, Сарман тракты ягыннан Гостев урамына таба барганда, 9 яшьлек баланы бәрдерткән. Ул юлны светофорсыз җәяүлеләр кичүе аша чыккан. Нәтиҗәдә, җәяүле ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган.
Шундый ук очрак шул ук көнне М.Җәлил проспектындагы 42нче йорт каршында да теркәлә. Биредә 61 яшьлек ПАЗ автобусы шоферы, Казан проспекты ягыннан Батенчук урамына таба барганда, 14 яшьлек яшүсмерне бәрдерә. Бала ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимациясенә озатыла.
13 ноябрь көнне кичке сәгать бишенче яртыда Алабуга районында 61 яшьлек Шевроле автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм 1985 елгы ВАЗ машинасы белән бәрелешә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ автомобилендәге 4 айлык баланың гомере өзелә. Ике машина йөртүче дә, ВАЗ машинасында утырган тагын бер пассажир төрле тән җәрәхәтләре ала.
Юл-транспорт һәлакәте вакытында бала әнисенең кулында булган. Аның сүзләренә караганда, бала елый башлагач, ул аны тынычландыру өчен кулына алган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе искәртүенчә, балалар өчен тотып тору җайланмалары юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә балалар травматизмын һәм үлем очракларын булдырмау өчен иң нәтиҗәле чара булып тора һәм ата-аналарны балалар куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра.

Фото ЮХИДИ бүлегеннән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди