Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Сәламәтлекне “мобиль поликлиника”да тикшереп була

Анализлар тапшыру - бушлай.

Шәһәрдәшләрне 25, 26нчы январьда, 1, 2, 8, 9нчы  февральда “мобиль поликлиника”да диспансеризация узарга чакыралар. Медицина тикшерүләре “Эссен” сәүдә үзәге янында үтәчәк. Чаллы халкын иртәнге сәгать 9.00 дан алып 18.00 гә кадәр көтәләр.

18 яше тулганнар һәм аннан да олылар бушлай анализ тапшыра ала, ЭКГ, флюрография үтәргә мөмкин. Табиблар шулай ук күз басымын үлчи, терапевт сәламәтлек буенча киңәшләр бирә. Автомобильдә хатын-кызларны гинеколог карый. Маммография узу мөмкинлеге дә бар. 

Үзең белән паспорт һәм полис булуы кирәк. Тикшерү нәтиҗәләрен белгечләр биргән номерга шалтыратып белеп була. Чир табылса, поликлиникадан шалтыратып өстәмә тикшерүгә чакыралар.


Гүзәл Шиһапова

Чаллының 5нче хастаханәсе фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев