Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салкында котёллары сүнеп, җылылыксыз интегүче шәһәрдәшләрне, ниһаять, ишеттеләр

Аларга Комсомол районы башлыгы һәм идарә итү компанисе җитәкчесе килде.

Чаллының Сарман тракты 17, 17А һәм 17б йортларында яшәүчеләр "Шәһри Чаллы"га котёллар сүнеп, җылылыксыз яшәүләренә зарланып сөйләгән иде. Монда укый аласыз. 

Икенче көнне шәһәрдәшләр белән Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов һәм идарә итү компаниясеннән җитәкче вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Ганеев очрашты.

"Һәркөнне белгечләр йортта обход үткәрә. Салкын көннәрдә, чыннан да, торбалар эчендә боз катты. Котёлларга һава үтми. Торбаларны боздан тиз арада арындырачаклар. Проблеманы һичшиксез хәл итәчәкбез", - диде җитәкчеләр.

Бозланып каткан торбалардан кала йортта башка проблемалар да бар. Салкын, җыештырылмый торган подъездлар, карга баткан ишек аллары... 

Йортта яшәүчеләр белән элемтәгә чыгып хәлләрен белештек.

"Ватсап чатына торбаларны чистарттык дип фотолар килде. Бүген котёлыбыз сүнми эшләде. Башкалар да шулай ди. Минем барыбер шигем бар, безнең 6 подъездлы йортта гына да 24 торба. Һәрберсен чистартып йөрделәр микән?! Әле тагын шундый 2 йорт бар. Бүген җылытты да бит, шуңа да сүнмәгән булырга мөмкин", - дип уртаклашты Линар Шәрәфиев. 

 

"Котёл сүнеп кенә калмый, эченә су тулып та интектек. Төнлә сүнеп, салкыннан уянып киткән чаклар булды. Әле тиз генә котёлыңны кушып та җибәрә алмыйсың. Судан арындырырга кирәк. Аллаһка шөкер, бүген котёлыбыз сүнмәде", - ди Рәмзил Арсланов та. 

Ишегалларын кардан чистарттылар, дип тә шатлыкларын уртаклашты яшәүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев