Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кафе хезмәткәрләре сальмонеллёзлы килеш эшләп йөргәннәр

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев кафеның 90 тәүлеккә ябылуын әйтте.

Бүген хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә «Рокнроллы» кафесындагы күңесез очрак буенча сөйләшү булды. Мәгълүм булганча, узган атнада биредә ашап чыккан кешеләр агуланып, йогышлы авырулар хастаханәсенә эләкте. Аларда сальмонеллез чире табылды. Моннан тыш, тагын өч хезмәткәрдә дә шундый ук инфекция ачыкланды. Алар чирле килеш эшләп йөргәннәр. Кафе җитәкчелегенә карата җинаять эше кузгатылды. Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев кафеның 90 тәүлеккә ябылуын әйтте.

Шәһәр мэры бу очрак буенча тикшерү эшләрен дәвам итәргә кушты. «Бу кафеда ачыкланган кимчелекләр турында башка җәмәгать туклану предприятиеләренә дә хәбәр итегез. Нәтиҗә ясасыннар. Мондый очраклар кабатланырга тиеш түгел. Дөрес, без кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итәбез. Әмма эшчәнлекне тиешенчә оештырмау нәтиҗәсендә кешеләрнең тормышына куркыныч яный. Мондый агуланулар кеше сәламәтлегенә зыян салмый калмый. Шуңа күрә эшчәнлекне барлык санитар таләпләр нигезендә оештыру зарур. Тикшерү эшләрен дәвам итегез!» – дип кисәтте ул. 

Моңа җавап итеп: «Кызганыч, тикшерү барышында биредә эшләүчеләрнең медицина тикшерүен тиешенчә узмавы һәм прививка ясатмаулары да ачыкланды. Без профилактика эшләрен көчәйтәбез», – диде санитар табиб. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев