Самат Хикмәтуллин «пятачок»ка пәри кызы белән килде
«Чакырган җиргә барырга тырышам», - ди.
Самат Хикмәтуллин җәйге пятачокларның берсендә моңлы тавышы белән үзенә җәлеп иткән иде инде. Популяр җырларның берсен башкарды ул. "Әлегә үз репертуарым юк", - диде ул чакта. Күптән түгел яшь җырчы сөенече белән уртаклашты. Аның "Пәри кызы" дип аталган җыры дөнья күрде. "Пятачок"ка да алып кил дигәч, бик теләп ризалашты Самат.
- "Вируслы" диләр бит әле, әнә шундый җыр булды ул безнең. Саундпродюсер Илмир Әзһәмов белән менә дигән итеп яздырдык. Сүзләре Гөлнара апа Шакированыкы, көен Илмир белән бергә иҗат иттек. Бөтен музыкаль площадкаларда да бар ул.
- Димәк, синең үз саундпродюсерың бар?
- Әйе, күптән түгел үзебезнең Чаллы егете танылган аранжировщик Илмир Әзһәмов (Әлфинә Әзһәмованың улы) белән "устный" килешү төзеп эшләп карарга булдык. Беренче җырларыбыз инде дөнья күрә башлады. Әле менә "Яраларга кагылмаска иде" җырын яңарттык. Аны көй авторы Оскар Усмановтан сорап алдык. (Сүзләре - Гөлсәрвәр.) Әкренләп тагын 5-6 җыр әзерләнә. Ел дәвамында чыгарырга дип торабыз.
- Илмир Әзһәмовка үзең чыктыңмы?
- Без аның белән моңа кадәр дә яхшы танышлар идек. Бер очрашканда әйдә әле шулай эшләп карыйк дип сөйләштек. Шуннан китте.
- Җырларың күпчелек ни турында булачак? Кайларда чыгыш ясарга планлаштырасың?
- Күпчелек кызлар, ярату турында булыр дип торабыз. Чакырган җиргә барырга тырышам.
- Зур сәхнәгә чыгарга, олы үрләр яуларга уйлыйсың инде?
- Иң беренче тамашачы мәхәббәтен яуларга кирәк, аннары күз күрер.
- Сиңа ничә яшь? Төп Чаллы егетеме?
- Мин моннан 26 ел элек (1999 елның 11июнендә) Әгерҗе районы Ямурза авылында туганмын. Шунда үстем, мәктәпне тәмамладым. Әнием Чулпан, аның тормыш иптәше, энем (14яшь) әле дә туган авылымда яшиләр. Үземнең әтием (Марат) миңа 14 яшь булганда үлеп китте... Мәктәпне тәмамлагач Алабуга политехник көллиятенә укырга килдем. Аннан Чаллыда төпләнеп калдым.
- Димәк, белемең җыр-сәнгать өлкәсендә түгел?
- Әйе, шулай килеп чыкты инде. Тик әйтәләр бит, каннан яки табигатьтән килә дип. Минем ике яктан әбиләрем дә, әнием дә гомер буе клубта эшләделәр. Клуб мөдире булдылар. Мәрхүм әтием дә, бабам да өздереп гармунда уйнадылар. Бабам шулай ук клубта эшләде. Менә хәзер энем дә музыкага тартыла башлады. Курайда уйный. Быел Яңа елга гитара сорады. Сәләте бар. Нәселебез белән моңлылар, димме инде.
- Син әле автобизнес белән дә шөгыльләнәсең.
- Әйе, Чаллыга күченгәч кереп киттем ул сферага. Автокала бит ул Чаллы, артык эзләнеп йөрмәдем. Сату-алу белән шөгыльләнәм.
- Хәзер автобазарда нәрсә күзәтелә?
- Алулар да, сатулар да сизелерлек кимеде. Бу илдәге вәзгыятьләр белән бәйле бит инде. Әмма эшемне дәвам итәм. Тормышта төрле моментлар була инде ул. Аңа карап эштән эшкә йөреп булмый. Әлегә яшәргә җитеп бара. Эшләсәң, тырышсаң һәрвакыт нәтиҗәсе бар аның.
- Пятачок ошадымы?
- Әйе, кеше салкыннан куркып тормаган. Рәхәтләнеп бииләр. Үземә дә бер тәҗрибә булды ул. Сезгә дә, безгә дә алга таба уңышлар теләп калам.
- Уңышлар, Самат!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев