Самокатта имгәнеп һәлак булган баланың әтисе мөрәҗәгать белән чыкты
«Җанымның бер өлеше өзелде»
Лаешта фаҗигале рәвештә һәлак булган 15 яшьлек бала - блогер һәм меценат Раиль Биктаһировның улы.
Бу хакта ата кеше үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Сабыен югалту ачысын ул йөрәк тетрәндергеч сүзләр белән бәян итә.
«Авыр сынаулар – көчле кешеләр өчен. Күз яшьләрен тыю кыен булса да, мин улым белән чын күңелдән горурландым, аны яраттым һәм яратам! Бүген 15 яшьлек Салманның гомере өзелде. Аның белән бергә җанымның бер өлеше, минем дөньямның бер кисәге дә юкка чыкты», – дип яза Раиль Биктаһиров.
Эшмәкәр сүзләренчә, ул гомере буе бала югалтудан курыккан һәм бу аның өчен иң куркыныч сынау булган.
«Бүген мин беренче тапкыр чын сынау белән очрашуымны аңладым. Бу хәлгә әзерләнү мөмкин түгел, күз яшьләрен тыеп та, тын алып та булмый. Эчтә – җимереклекләр... Улымның мөселман булуы, ихлас, максатчан һәм җыйнак егет булып үсүе генә күңелемне юата. Газапланмыйча, тиз арада җан бирүе өчен Ходайга рәхмәтлемен», – ди ата кеше.
Фаҗига Салман самокатта йөргәндә килеп чыккан. Раиль Биктаһиров белдерүенчә, улы барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен саклаган: шлем кигән һәм кеше булмаган урында йөргән.
«Улым өлкәннәрнең салкын карашы аркасында һәлак булды. Юл читендә туктап торган КамАЗ машинасыннан бернинди тану билгеләре булмаган 4 метрлы баганалар чыгып торган. Хәзер бу очрак белән Тикшерү комитеты шөгыльләнәчәк», – дип ачыклык кертте ул.
«Минем белән барысы да яхшы. Үземне кисәкләп яңадан җыячакмын. Сезне Аллаһ мондый кайгылардан сакласын», – дип тәмамлый ул үзенең мөрәҗәгатен.
Редакциябез Раиль Биктаһировның һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев