Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сания Вәлитова: «Нигә алар дөньяга шулкадәр ачулы икән?»

Лаеклы ялдагы укытучы бүгенге яшьләргә аптырый.

– Аллаһка шөкер, зарланырлыгыбыз юк. Өйләребез җылы, пенсияне биреп торалар. Ниһаять, «Райисполком» тукталышындагы җир асты кичүен дә ремонтладылар. Бик матур булды. Ничек булса да, шулай матур килеш саклыйсы иде. Алайса «Мәктәп» тукталышындагы подземканы бозып бетерделәр. Нинди матур картина ясаган иде рәссам. Хәзер аптырагач, бер ямьсез төскә буяп куйдылар. Балаларның тәртипсезлегенә эчем поша: теләгән нәрсәләрен алып бирәләр, тәмле ашаталар. Нигә алар дөньяга шулкадәр ачулы икән? Ата-аналары да ваемсыз. Урамда бик салкын, малайлар-кызларның аяклары ачык, кроссовкадан, башларында юк. Юкса, алар өйләреннән чыгып китә бит. Аналары озатып калмый микәнни?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев