Сара Садыйкова исемендәге концерт залы кайчан ачыла?
Ремонт тәмамлану алдында.
Чаллыдагы Сара Садыйкова исемендәге концерт залында 37 елдан соң башланган ремонт финиш сызыгына чыкты.
Биредә утыргычлар, утлар, вентиляция системасы, аппаратура, сәхнә, залга кергә торган баскычлар, гардеровб – барсы да яңара.
Дизайнер Людмила Малабаева әйтүенчә, залдагы барельефлар урынына акустик панельләр куела.
Эшләрне Ленар Гайсин җитәкчелегендәге «Евростиль» компаниясе башкара. Моның өчен 300 млн сум акча бүлеп бирелгән иде.
«Кыскасы залыбыз матурлана, ул бар яктан да заман таләпләренә җавап бирә торган булачак. Барлык хезмәткәрләр дә объектны вакытында файдалануга тапшыру өчен тырышып эшли. Ремонт өчен без беренче чиратта мэр Наил Мәһдиевкә рәхмәтле », – ди концерт залы директоры Фәнил Салихов.
Концерт залын шәһәрнең 400 еллыгы алдыннан, 21 августта тантаналы төстә ачарга җыеналар.
Татар эстрадасы йолдызлары Илсөя Бәдретдинова, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар яңа программаларын шәһәрдәшләргә күрсәтү өчен көннәр алганнар инде, билетлар сатыла.
Фото скриншоп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев