Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сентябрь аенда безне нинди һава торышы көтә?

«Океан суы бик нык җылынган, сентябрьдә җылылык судан һавага күчәчәк”, – дип белдергән белгеч.

Россиядә яшәүчеләрне көзен озакка сузылган җылы һава торышы көтә. Илебезнең гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдергән.

“Хәзерге вакытта һава температурасы бик яхшы. Кара диңгезнең көнчыгышында су температурасы +25+26, Сочи һәм Анапада +28 градус. Экватордагы су температурасы бу. Бездә ул – бик сирәк күренеш. Калининград өлкәсендә дә суның температурасы фантастикага тиң дәрәҗәдә: +24 градус. Болар бәрхет сезонының озак дәвам итәчәген күрсәтә. Океан суы бик нык җылынган, сентябрьдә җылылык судан һавага күчәчәк”, – дип белдергән Вильфанд ТАСС хәбәрчесенә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы