Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Сентябрьдән транспортта йөргән өчен МАКС аша түләп булачак

2026 елның 1 сентябреннән Россиядә МАКС аша җәмәгать транспортында йөрү өчен түләү мөмкинлеге булдырыла.

РИА Новости хәбәр итүенчә, бу хакта Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның пассажирлар ташуны үстерү буенча комиссия әгъзасы Кира Доросева әйткән. 
«2026 елның 1 сентябреннән ташучыларга билетларны сатарга һәм электрон сервислар аша түләүне кабул итәргә рөхсәт ителә, шул исәптән МАКС мессенджеры аша. Транспортка билет гадәти цифрлы хезмәткә әверелә ,  ә билетны һәм түләүне раслауны электрон рәвештә сакларга мөмкин», – дип аңлатты җәмәгать эшлеклесе.
Доросева фикеренчә, билетларны алдан сатып алырга мөмкин булачак, шунлыктан утырту тизрәк узачак. Моннан тыш, акчалата исәпләүләр саны кимиячәк. Эксперт сүзләренчә, яңа ысул түләнмәгән яки карта булмау белән бәхәсле хәлләрдән качарга мөмкинлек бирәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать транспорты МАКС