Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Сергей Когогин: «КАМАЗ»ның ныклы тылын булдыру мөһим»

Автогигант җитәкчесе 46нчы мәктәптә гражданлык бурычын үтәде.

"КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ТР Рәисе һәм шәһәр Советы  депутатлары сайлауда катнаштылар.

Автогигант җитәкчесе 46нчы мәктәптә урнашкан 2121нче сайлау участогында тавыш бирде.

«Татарстан – тотрыклы үсештәге һәм тотрыклы вәзгыятьле Россия субъекты буларак аерылып тора. Без сайлаган кеше моны тәэмин итәргә тиеш. Без төбәгебез лидерын һәм җирле мәсьәләләрне хәл итә торган шәһәр советы депутатларын сайлыйбыз. Алар дәрәҗәле, ышанычлы булырга һәм алдагы 5 елда республика белән идарә итүдә һәм шәһәр советы эшен дөрес оештыруда уңышлы эшләргә тиешләр. КАМАЗ - штаб-квартирасы Татарстанда булган предприятие. Шуңа күрә сәяси яктан оешкан хакимият, республика җитәкчесенең шәхесе - автогигант организмының ныклы тылын булдыруда мөһим мәсьәлә", - диде Сергей Когогин.

Когогиннар гаиләсе десантчы Дмитрий Бәдретдинов бюстына чәчәкләр салдылар. 46нчы мәктәптә укыган якташыбыз 2000 елның 1 мартында 84 көрәштәше белән Чечен сугышында батырларча һәлак булды. Ул вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Рәисе Сергей Когогин Әлфия КОГОГИНА Сайлау 2024