Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Шешәдәге суга яңа ГОСТ кертеләчәк

Шешәдәге сулар нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?

Росстандартта шешәләргә тутырып сатыла торган эчә торган суга яңа ГОСТ раслаганнар. Яңартылган таләпләр 2028 елның 1 январыннан гамәлгә керә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итте. 
Әлеге стандарт, эчү, аш-су әзерләү өчен билгеләнгән, шешәләргә тутырып сатыла торган суга, шул исәптән табигый суга кагыла. Фәкать табигый минераль суга гына кагылмый.
Техник таләпләрдә, аерым алганда, эчәр суда карап торышка бернинди дә чит-ят әйберләр булмаска, өстенә элпә җыелмаска тиешлеге күрсәтелгән. Шул ук вакытта, составында минераль тозлар булу сәбәпле, саклаганда, берникадәр утырма барлыкка килү рөхсәт ителә.
Чималга килгәндә, балалар өчен эчә торган су җитештерүдә табигый минераль су яки табигый эчәр су кулланылырга тиеш.
Балалар өчен (0-3 яшь) шешәнең зурлыгы күп дигәндә 6 литр булырга тиеш. 
Яңа ГОСТны сок, су һәм эчемлек җитештерүчеләр берлеге эшләгән. 
Аны Стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру буенча дәүләтара техник комитеты кабул иткән.
Татарстанда «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГОСТ су сок балалар өчен су