Шагыйрь рухын хөрмәтләп
Яңалыклар тасмасы

Шагыйрь рухын хөрмәтләп

25 август - герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне. 72 ел элек 25 августта аны бер төркем милләттәшләребез белән Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтергәннәр.

Геройның рухын хөрмәтләп Чаллы зыялылары: язучылар, укытучылар, студентлар һәм укучылар ГЭС бистәсендә урнашкан һәйкәле янына җыелдылар. Биредә шагыйрнең үлемсез әсәрләре һәм аңа багышлап язылган шигырьләр яңгырады, патриотик рухтагы җырлар башкарылды. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.


Нет комментариев