Шилнәбаш авылында агулы сыекча ясаучыны тоттылар
Яңалыклар тасмасы

Шилнәбаш авылында агулы сыекча ясаучыны тоттылар

Ул аны сатуга әзерләгән булган.

Тукай районының Шилнәбаш авылында законсыз бизнес оештырган 63 яшьлек ир-атны тоттылар. Ул арендага алынган җирдә тәрәзә юу сыекчасын ясау белән шөгыльләнгән була. Моның өчен метил спирты, буяулар, савытлар, этикеткалар да кайтарта. Хәтта эшкә ике кешене яллый.

Бизнес белән 1 ел гына шөгыльләнергә өлгерә. Аның эзенә чыгалар. Ир-ат үзе Чаллыдан. ТР Тикшерү комитеты белдерүенчә, гаебенен тулысынча таныган. Җинаять эше судка җибәрде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев