Синоптиклар: «Һава торышы үзгәрүенә әзер торыгыз»
Яңалыклар тасмасы

Синоптиклар: «Һава торышы үзгәрүенә әзер торыгыз»

Уртача температура нормадан 5-7 югарырак булачак.

Татарстанда урнашкан антициклон нәтиҗәсендә һава температурасы күтәрелүен дәвам итә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

3 июль көндез +28..+34 градус җылы булачак. 4 июль + 36 градуска кадәр күтәреләчәк. Уртача температура нормадан 5-7 градуска югарырак булачак, ди синоптиклар. Мондый һава торышы атна ахырына кадәр торачак. Җомга һәм ял көннәрендә яшенле яңгырлар көтелә. 

 


Нет комментариев