Синоптиклар сентябрь аена һава торышын фаразлады
Яңалыклар тасмасы

Синоптиклар сентябрь аена һава торышын фаразлады

Явым-төшемнәр сирәк булачак.

Татарстанда сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югары булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.Тулаем алганда, көзнең беренче аенда республика өчен климатик норма – 11,9 градуска тигез.

Яндекс. Погода. мәгълүматлары буенча исә, Чаллыда ай дәвамында һава температурасы +14...+24 градусны тәшкил итәчәк. Явым-төшемнәр сирәк булачак. Димәк, безне җылы һәм яңгырсыз һава торышы көтә. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев