Синоптиклар җылы һава торышының кайчан кире кайтачагын әйтте
Яңалыклар тасмасы

Синоптиклар җылы һава торышының кайчан кире кайтачагын әйтте

Чираттагы циклон Татарстанга яңгырлар һәм салкынча һава торышы алып килде.

Алдагы декадада – 21-30 июльдә Татарстанда уртача күрсәткечләрдән үзгә һава торышы көтелә. Бу көннәрдә температура нормадан 2 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Чаллыда термометр күрсәткечләре +19...+21 градус аралыгында сакланачак.

Яндекс.Погода сайты мәгълүматлары буенча 30 июльдән кабат җылыта башлаячак. Яңгырлар көтелсә дә, термометр баганасы +24...+25 градуска кадәр күтәреләчәк. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев