Сәламәт булыгыз!
Яңалыклар тасмасы

Сәламәт булыгыз!

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары - халык арасында үлемнәр санының төп сәбәбе икән. 2017 елда республика халкын диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча (тикшерүне 582 854 кеше узды), йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсеш куркынычына һәр унөченче татарстанлы дучар ителгән. Һәр җиденче кеше дөрес тукланмый (13,6%), һәр унынчысы түбән физик активлыгы белән...

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары - халык арасында үлемнәр санының төп сәбәбе икән.

2017 елда республика халкын диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча (тикшерүне 582 854 кеше узды), йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсеш куркынычына һәр унөченче татарстанлы дучар ителгән. Һәр җиденче кеше дөрес тукланмый (13,6%), һәр унынчысы түбән физик активлыгы белән беррәттән (7,9%), тәннең кирәгеннән артык авырлыгына ия.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын тулысынча дәвалау мөмкин булмаганга, кисәтү, булдырмау мөһим. Дөресен әйткәндә, бу эшнең әлләни катлаулы­гы да юк. Нәрсә ярата соң безнең йөрәгебез? Аңа нәрсәләр ошый?

Ул безнең хәрәкәтләнгәнне ярата. Хәтта кечкенә генә за­рядка эшләү дә тик ятуга кара­ганда күпкә яхшырак. Көненә 30 минут җәяү йөрү хәлегезне ях­шыртыр. Врачлар, мәсәлән, инфаркттан соң күбрәк хәрәкәтләнергә, хәтта моның өчен эт сатып алырга тәкъдим итәләр, чөнки бу очракта, теләсәң-теләмәсәң дә, этеңне көнгә ике мәртәбә урамга алып чыгарга мәҗбүр буласың. Әлбәттә, бу тренировка йөрүе түгел-түгелен, ләкин алай да кеше аз булса да саф һава су­лый һәм хәрәкәтләнә.

Йөрәгебез дөрес тукланганны ярата. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, тупас ризык, терлек мае урынына үсемлек мае ашарга кирәк.

Йөрәк өчен ниләр мөһим булуын тагын бер кат искәртеп китү дә урынлы булыр.

Калий. Ул организм­нан кирәкмәгән артык сыек­лыкны алып чыгып, йөрәк мус­кулы эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Калий фасоль, соя, борчак, абрикос, күрәгә, өрек (кипкән абрикос), персик, кара җимеш, кипкән ак гөмбә һәм каен гөмбәсендә (подберезо­вик), кара чәй, какао, куертыл­ган чын сөттә күп.

Магний, кан тамырларын киңәйтү һәм сидек куу үзле­генә ия булганга күрә, шулай ук үтә дә мөһим. Организмны аның белән тәэмин итүче төп чыганак - үсемлек продуктла­ры. Магний карабодайда, солы­да, борчак, кипкән каен гөмбәсе, кара чәй, кофе, хәлвә, диңгез кәбестәсендә күп.

Йод матдәләр алмашына яхшы тәэсир итә, бигрәк тә ате­росклероз булганда файдалы.. Диңгез про­дуктлары- балык, кальмар, мидия, креветка, диңгез кәбе­стәсе -йодка бигрәк тә бай. Ул шулай ук ит, йомырка, сөт, чөгендер, салат үләне, бәрәңге, кәбестә, кыяр, виног­рад, сливада бар.

С витамины кан тамыр­ларын ныгытырга ярдәм итә. Төп чыганаклары: кызыл бол­гар борычы, алма, укроп, гөлҗимеш, облепиха, карлы­ган.

В төркеме витаминнары атеросклерозны кисәтергә һәм аңа каршы көрәшергә, матдәләр алмашын яхшыр­тырга ярдәм итә. Чүпрә, ба­выр, бөер, чикләвек, яшел яфраклы үсемлекләр.

РР витамины (никотин кислотасы) чыганаклары: ярмалар, фасоль, эре тарт­кан он ипие, борчак, бәрәңге.

Р витамины капилляр кан тамырлары өчен кирәк. Кара миләштә, чия, кара карлыган, чәй, яшел борчак, әфлисун, лимон, гөлҗимеш, борыч, кура җиләге, каен җиләгендә бар.

Клетчатка - үсемлек күзәнәкләре тышчасы, үсем­лек җепселләре. Ул организ­мнан артык начар холесте­ринны чыгарырга һәм шуңа бәйле рәвештә атеросклероз авыруын дәваларга ярдәм итә. Бары тик үсемлек продуктларында гына - яшелчәләрдә, җиләк-җимештә, ярмаларда була.

Үсемлек мае, файдалы май кислоталары чыганагы булганга күрә, холестерин алмашын нормальләштерә.

Сәламәт булыйк! Йөрәгебезне саклыйк!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев