Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле стартлар» оештырылды
Яңалыклар тасмасы

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле стартлар» оештырылды

Комсомол районында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт чарасы узды.

Чараның төп максаты – тәрбияләнүчеләрдә хәрәкәтчән уеннар һәм күнегүләрнең төрле базасын киңәйтү, хәрәкәтнең төп төрләрен кулланып хәрәкәт итү сәләтен үстерү.
Инде берничә ел бу чараның иң актив катнашучылары – 69 нчы урта коррекцион мәктәбе балалары. Ярышлар күңелле һәм файдалы үтте. Балалар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәмдә җиңелүчеләр булмады, барлык катнашучылар да грамоталар һәм бүләк сертификатлары белән бүләкләнде.

 

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


инвалидлар декадасы

Нет комментариев