“Сәләт”тә – сәләтле яшьләр
Биләр музей тыюлыгында "Сәләт" фестиваленә нигез салынуга быел 20 ел тулды. Сәләтле, белемгә, яңалыкка омтылучы яшүсмерләрне бергә туплаган лагерь бу җәйдә Чаллыда да эшләде. Анда Чаллы дәүләт педагогия университетының математика-информатика факультетының икенче курс студенты Айгөл Гатауллина да катнашты. "Сәләт"тән алган тәэсирләре белән ул газета укучыларыбыз белән дә уртаклашты: "Сәләт"тән әле...
Биләр музей тыюлыгында "Сәләт" фестиваленә нигез салынуга быел 20 ел тулды. Сәләтле, белемгә, яңалыкка омтылучы яшүсмерләрне бергә туплаган лагерь бу җәйдә Чаллыда да эшләде. Анда Чаллы дәүләт педагогия университетының математика-информатика факультетының икенче курс студенты Айгөл Гатауллина да катнашты. "Сәләт"тән алган тәэсирләре белән ул газета укучыларыбыз белән дә уртаклашты:
"Сәләт"тән әле кайттык кына, ә минем анда тагын барасым килә инде. Биредә олимпиадада, республика һәм халыкара бәйгеләрдә, конференцияләрдә җиңгән, белемгә омтылучы балалар һәм яшүсмерләр ял итә. Быел "Сәләт"тә 12 лагерь оештырылган иде. Аның берсе Чаллыда "Росинка" сәламәтләндерү лагерында булды. Шунысы игътибарга лаек, монда синең бер минутың да бушка үтми. Сәлкешләрнең ялын файдалы итеп уздыру өчен әйдаманнар тырышкан. Без һәр көнне иртәнге зарядкадан соң, 10-13 сәгатьләрдә укыдык: берәүләр кул эшләренең серенә төшенде, икенчеләрне туризм кызыксындырды, өченчеләр җыр-бию белән шөгыльләнде. Мин инглиз теле буенча белемнәремне арттырдым. "Отряд вакыты"нда бер-беребез белән аралашабыз, киңәшләшәбез. Чөнки безгә кич белән махсус бирем бирә иделәр. "Әскәрия"дә безнең отрядка боевик төшерү бурычы куелды. Без тиз арада 5 кешегә бер розетка турында креатив фильм эшләдек. Моннан тыш, сәлкешләр үзләре концертлар куялар, дискотекаларда катнашалар. Узган көнгә "Шәмшек"ләрдә нәтиҗә ясала. Анда һәр кеше үзенең фикерен җиткерә. Шунысы мөһим: монда әйтелгән сүз читкә чыкмый.
Айгөлнең әйтүенчә, теге яки бу эш килеп чыкмый дип, борчыласы юк. Һәр эштә әйдәманнар булыша, өйрәтә.
"Сәләт" сәлкешләре ел саен Биләргә уку-укыту форумына баралар. Тарихи урыннарга сәяхәткә бу юлы "Талантлар университетында" катнашучылар барган. "Без монда чатырларда яшәдек. Быел "Эко Татарстан" форумы "Күңел экологиясеннән - табигать экологиясенә" шигаре астында үтте. Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, экология министрлыгы вәкилләренә мобиль экологик йорт күрсәттек. Ул җил һәм кояш энергиясе турында сөйли. Анда барлыгы 3500 укучы һәм 1000нән артык студент, 200гә якын чит ил кунагы катнашты. Без отрядыбыз белән Илназ Сафиуллин җырына кушылып флешмоб үткәрдек.
Шунысы да әйтергә кирәк, Чаллы "Сәләт"е форумда беренче тапкыр катнашса да, матур нәтиҗәләргә ирешкән. Нәрсә? Кайда? Кайчан? интеллектуаль уенында шәһәребез егет-кызлары беренче урынны яулаган. Шахмат буенча - икенче, ШТКда өченче урынга чыкканнар. Әйдәманнар өченче дәрәҗәгә ирешкәннәр. "Казандагы "Сәләт"тә гади әйдәман булган Айгөл Вәлиева - инде өлкән әйдәман, ә Ислам Вәлиев арт директор дәрәҗәсенә ирешкән. Алар - күренекле гармунычы Рөстәм Вәлиевның балалары. Чаллы аланы директоры Илдан абый Юнысов Әдип Әмир ("Сәләт"кә нигез салучы, аның җитәкчесе, галим, шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов) командасына алынды. Күрәсезме, "Сәләт"тә белемгә омтылучы, тырыш, сәләтле кешеләргә юл ачык. Монда үз өстеңдә эшләргә, белем алырга бөтен шартлар тудырылган. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның "Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Яшь чакта укымасаң, аннан соң белем алу кын булачак. Сезгә зур өметеләр баглыйбыз", дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел.
"Сәләт" проекты бер яктан татар телен үстерүне күздә тота. Икенче яктан, монда яшьләр үзара аралашалар, инновацион проектлар белән танышалар. Кыскасы, монда милләтнең киләчәге тәрбияләнә. "Сәләт"кә татар телен белмәгән, әмма аны өйрәнергә теләге булган яшьләрне дә алалар.
"Сәләт" республика иҗтимагый фонды киләсе елда лагерьне ике сменада оештырып, 8 мең яшүсмерне ял иттерергә планлаштыра. Татарстан Президенты бу идеяне хуплады. Димәк, киләсе елда бәйгеләрдә сынатмаган, сәяси - иҗтимагый тормышта актив катнашкан укучылар һәм студентларның "Сәләт"кә эләгү мөмкинлеге арта.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев