Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәнгатькә гашыйк казый күргәзмә ачты

Ул үзенең иҗат юлын күптән түгел генә, 2017 елда башлаган, юриспруденция дөньясыннан сәнгатькә кергән.

Картиналар галереясенең кече залында гадәти булмаган күргәзмә ачылды. Күргәзмәгә казый Ольга Новожилованың рәсем һәм графика эшләре тәкъдим ителде. Ул үзенең иҗат юлын күптән түгел генә, 2017 елда башлаган, юриспруденция дөньясыннан сәнгатькә кергән.

Ольга Новожилованың махсус белеме юк. Ул даими рәвештә Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Халык рәссамы Мадияр Хаҗиев һәм рәссам-акварелист, «Дизайнерлар Берлеге» халыкара иҗтимагый ассоциациясе әгъзасы Лима Букинаның остаханәләренә йөреп үзенә дәресләр алган.  Кыска гына вакыт эчендә үзен рәссам итеп таныта.  Ольга Новожилова пейзажлар, портретлар, көнкүреш темаларына натюрмортлар иҗат итә Ул шәһәрнең мәдәни тормышында, төрле күргәзмәләрдә, иҗади симпозиумнарда һәм конкурсларда катнаша, шәхси күргәзмәләр оештыра. Аның картиналарын яратып карыйлар.

Күргәзмә ачу тантанасында ТР халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, "Россия Рәссамнар берлеге" Яр Чаллы оешмасы рәисе Ленар Әхмәтов, рәссам Лима Букина, рәссамның хезмәттәшләре, якын дуслары һәм сәнгать яратучылар катнашты.

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният күргәзмәләр