Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль фонд 600 меңнән артык кешегә консультация биргән

Бер оператор көненә 200дән артык шалтырату кабул итә.

Ел башыннан Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе контакт-үзәгенә 638 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Шалтыратучыларның 31%ы балаларга бердәм пособие түләү, ана капиталы һәм ана-балага кагылышлы башка пособиеләр белән бәйле. 28% кеше пенсия сораулары буенча мөрәҗәгать иткән. 19% социаль иминият, вакытлыча эшкә сәләтсезлек кәгазьләре, техник реабилитация чаралары, шифаханә-курорт дәвалануы буенча шәхси консультацияләр алган. Сорауларның 23%ы Социаль фонд, Роструд, Хезмәт министрлыгы, медик-социаль экспертиза эшчәнлеге мәсьәләләре белән бәйле. 

Бер оператор көненә 200дән артык шалтырату кабул итә. Һәр айның 3нче числосында (балалы гаиләләргә пособиеләр түләүнең бердәм көнендә) мөрәҗәгать итүчеләр тагын да күбрәк. Шалтыратучылар саны 250 кешегә җитә.  Ел башыннан бердәм пособие буенчаТатарстан бердәм контакт-үзәк операторлары 167 меңнән артык шалтырату кабул итте.

"Социаль мәсьәләләр буенча консультация бирү өчен эксклюзив сервис бу. Кешеләргә уңайлырак булсын өчен без эш алгоритмын җайга салдык. Бердәм контакт үзәге структурасы өч дәрәҗәдә эшли. Беренче дәрәҗәдә консультацияне автомат рәвештә робот бирә. Икенче дәрәҗәдә беренче линия операторлары шалтыратучыларның яшәү урынына бәйсез рәвештә гомуми мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә. Соңгы дәрәҗәдә 2 линия операторлары эшли. Алар «код» сүзен әйттереп, шәхси сораулар буенча консультация бирә», – дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәгенә 8 800 100 0001 номеры буенча шалтыратып (шалтырату бушлай), социаль һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин. Шулай ук ТР буенча Социаль фондның барлык клиент хезмәтләренә кабул итүгә язылырга була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев