Социаль пенсия арта
Бу кемнәргә кагыла?
1 апрельдән социаль пенсияләрне 6,8 процентка индексацияләү планлаштырыла. Бу күрсәткеч фаразлана торган инфляция дәрәҗәсенә туры килә.
Мәгълүм булганча, социаль пенсиянең берничә төре бар: картлык, инвалидлык һәм туендыручыны югалту буенча, шулай ук ятим балалар өчен.
Картлык буенча социаль пенсия иминият пенсиясе түләнмәгән пенсионерларга билгеләнә. Аны алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм кимендә 30 пенсия баллы булырга тиеш.
Социаль пенсияләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк, моның өчен бернинди документлар да бирергә кирәкми. 2026 елда минималь социаль пенсия күләме 9424,1 сум тәшкил итәчәк. Бу пенсионер ала торган бердәнбер түләү булган очракта, аның керемен яшәү минимумына кадәр арттыру өчен өстәмә социаль түләү бирелә. Киләсе елда Татарстанда яшәү минимумы 16 098 сум тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев