Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Солдат боткасы белән сыйладылар - ФОТОЛАР

Чаллыда инде икенче ел рәттән солдат боткасы белән кыр кухнясы оештырыла.

Быел бәйрәмне 4/21 ишегалдында Гренада ТОСы оештырды.

Бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы тәкъдим ителде. 102 балалар бакчасы һәм «КАСКАД» кадетлар бүлекчәсе килгән кунакларга үзләренең матур чыгышларын күрсәттеләр. Тантаналы өлеш күккә 20 күгәрчен очырту белән тәмамланды.

Ветераннарны Җиңү көне белән котладылар, шулай ук төп солдат ризыгы белән сыйладылар. Алар тәмле боткадан авыз иттеләр.

Барлыгы 50 литрдан артык чәй һәм солдат боткасы әзерләнгән иде, аны Шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәүтдинов пешерде.

Шулай ук Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, Үзәк районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин, «Электротехниклар» идарәче компаниясе генераль директоры урынбасары Самат Нуруллин да бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев