Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Солдатларга ярдәм итүче Илмира Шәмсуллина: «Бүген иң бәхетле көннәремнең берсе»

Чаллы активисты сөенече белән уртаклашты.

Окоп шәмнәре ясау өчен калай банкалар җыеп йөрүче шәһәрдәшебез, 41нче мәктәпнең математика укытучысы Илмира Шәмсуллина сөенече белән уртаклашты. Ул тормыш иптәше Наил белән никахын рәсмиләштерде. 

– Наил белән 14 ел бергә яшәдек. Улыбызга 12 яшь булды менә. Нишләптер һаман никахыбызны рәсмиләштермәдек, һаман вакыт җитмәдеме?.. Ниһаять, тәвәккәлләдек. 29 майда туй иттек! Шатлыгыбызны уртаклашып күп кеше язды, шалтыратты. Барысына да рәхмәт! Кызганыч, СВОдагы олы улым Булат кына кайта алмады… Аны бик көтәбез, – дип сөйләде Илмира Шәмсуллина. Хәзер ул Радикова фамилиясен йөртә.

Актив математика укытучысы турында без «Шәһри Чаллы» газетасында язып чыккан идек (моннан укырга була). Ул шәһәр буйлап йорттан йортка йөреп калай банкалар җыя, соңыннан алардан шәмнәр ясап СВОга җибәрә. Илмира ханымның 26 яшьлек улы Булат 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизациягә эләккән. Хәзерге вакытта ул хәрби хезмәттә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев