Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Спасс ярминкәсенә рәхим итегез!

1 августта Алабугада Спасс ярминкәсе эшли башлый. Ул Шишкин буалары мәйданында уза. Халык һөнәрчеләре бәйрәмен тантаналы төстә район башлыгы Геннадий Емельянов ачып җибәрәчәк. Шулай ук чарада ТР Икътисад министрлыгы, Чаллы һәм "Кама аръягы" сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре дә катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, шәһәргә бөтен Россиядән һәм дөньяның төрле илләреннән 700гә...

1 августта Алабугада Спасс ярминкәсе эшли башлый. Ул Шишкин буалары мәйданында уза.

Халык һөнәрчеләре бәйрәмен тантаналы төстә район башлыгы Геннадий Емельянов ачып җибәрәчәк. Шулай ук чарада ТР Икътисад министрлыгы, Чаллы һәм "Кама аръягы" сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

Моннан тыш, шәһәргә бөтен Россиядән һәм дөньяның төрле илләреннән 700гә якын оста киләчәк. Алар арасында беренче тапкыр кырым һөнәрчеләре дә булачак.

Алабугага осталар агачтан, балчыктан, металлдан, сөяктән ясалган эшләнмәләр алып килә. Шулай ук сәүдә киштәләрендә Нократ чабаталары, Түбән Новгород хохломалары, Оренбург яулыклары, Кировның рәсемле матрешкалары урын алачак. Быел күргәзмә беренче тапкыр "Изге Русь: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дигән темага багышлап оештырыла.

Ярминкә кысаларында Спас соборы каршындагы мәйданда "Зур кыңгырау чыңы" дип исемләнгән концерт була. Әлеге фестивальдә Россиянең 64 чаң кагучысы катнаша.

Билгеле мәгълүматларга караганда, 1875 елда ярминкәдә 120 мең сумлык товар сатылган, ул вакытлар өчен бу бик күп акча. Анда Алабугага 715 оста килгән булган.
Алабуганың дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко әйтүенчә, быелгы Спасс ярминкәсендә Грециянең Родос утравыннан, Эквадордан, Белоруссия һәм Үзбәкстаннан да осталар килүе көтелә. Гадәттәгечә, "Бал шәһәрчеге" оештырыла. "Спасс гүзәле" һәм "Суган фестивале" бәйгеләре үткәреләчәк. "Осталар шәһәре" ярминкә үзәгендә һәм махсус урамда зурлап оештырыла. Аннан теләгән сувенирны сатып алырга, шулай ук үзең ясап карарга да мөмкин булачак.

Ярминкәне оештыручылар күтәренке кәеф, онытылмаслык хатирәләр вәгъдә итәләр. Килегез, үкенмәссез! Шәһәрдә сәүдә 3 августка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X