Студентлар “Автосессия” гә әзерләнә
21 сентябрь көнне Олег Кухаренко исемендәге картадромда машина йөртүче югары һәм һөнәри уку йортлары студентлары арасында "Автосессия-2016" республика бәйгесенең шәһәр этабы узачак. Чара Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча ЮХИДИ идарәсе, ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе, Яр Чаллы шәһәренең Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү...
Бәйгенең максаты - яшьләр арасында машина йөртү культурасын арттырып, юлларда йөрү кагыйдәләрен үтәп, куркынычсыз хәрәкәт итүне профилактикалау. Бәйгедә, һәр уку йортыннан, машина йөртү таныклыгының "В" категориясе булган, составында өч кешедән торган командалар катнаша ала. Алар юл йөрү кагыйдәләре, машинаны фигуралы йөртү һәм иҗади бәйгеләрдә катнашачак. Бәйгенең җиңүчеләре командалар арасында һәм шәхси зачет буенча билгеләнә. Гаризаларны 18 сентябрьга кадәр "Шәһәр студентлар советы" җирле яшьләр иҗтимагый оешмасына тапшырырга кирәк. Җиңүчеләр шәһәребез данын республика бәйгесендә яклыячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев