Су керү сезоны: кайда ял итү куркыныч?
«Һәр суга керүче артына инспектор куеп булмый!»
Җәйнең кызган мәле. Термометр баганасы иртәдән үк 20 градус эссене күрсәтә. Мондый вакытта су үзенә тартып тора. Узган елда Чаллы сулыкларында 3 кеше һәлак булган, алар арасында балалар юк. СУда бату очракларын булдырмас өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһим.
Шәһәрдә 4 рәсми пляж эшли. Рәсми пляжларның төп өстенлеге — анда коткару постлары булу. Ул постларда һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы махсус белемле белгечләр (коткаручылар) кизү тора.
Шулай ук шәһәр территориясендә 7 рөхсәт ителмәгән ял итү урыны ачыкланды. Анда су керү катгый тыела! Андый урыннарда су төбе тикшерелмәгән һәм коткаручылар юк.
Шәһәрдә коену өчен махсус җиһазландырылмаган һәм куркыныч булган түбәндәге урыннарда ял итү тыела (бу урыннарда су керү гомер өчен куркыныч булырга мөмкин):
• Мәләкәс елгасы: Кыңгыраулы күпер (Колокольный мост) районы;
• Мәләкәс елгасы: «Дельфин» бассейны артындагы өлеш;
• Мәләкәс елгасы: «Жемчужина» санаторие янындагы яр буе;
• Кама елгасы: «Яр Чаллы» йөк порты;
• Кама елгасы: «Маяк» көймә станциясе районы;
• Шилнә елгасы: 48 нче комплекс артындагы өлеш;
• «Лесное» күле: 44 нче комплекс артындагы сулык (карьер).
Чаллыда рәсми су керү сезоны 31 августка кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев