Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Сугыш ветераннарына акча күчерелде

Әлеге түләүне алу өчен беркая да мөрәҗәгатҗ итү кирәкми

Социаль фонд апрельдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга 9 майга еллык түләү күчерде. Һәр ветеранга акчалар банклар һәм Почта тарафыннан үз графигы буенча китерелде. Президент Указы нигезендә, түләү 10 мең сум тәшкил итте һәм Бөек Ватан сугышындагы  хәрби гамәлләрдә турыдан-туры катнашучыларга каралган. 
Ветераннарның үзләренә дә, аларның якыннарына да акча алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә яки нинди дә булса гариза бирергә кирәк түгел – түләүне социаль фондта булган мәгълүматлар нигезендә апрельдә яки майда күчерделәр. 
Түләү Бөек Ватан сугышы чорында армиядә хезмәт иткән, хәрби хәрәкәт районнарында яралану, контузия алу, гариплек яки авыру нәтиҗәсендә инвалидлык алган; Бөек Ватан сугышы барышында хәрби операцияләрдә катнашкан; гамәлдәге армиянең хәрби частьләрендә, дошман тылында яки чит ил территорияләрендә махсус биремнәр үтәгән; билгеләнгән башка критерийларга туры килгән ветераннарга бирелә.
Указ нигезендә түләү хокукыннан Россиядә ветераннар гына түгел, ә Балтыйк буе дәүләтләрендә – элеккеге СССР республикаларында: Эстония, Латвия һәм Литвада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары да файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев