Яңалыклар тасмасы
Сугышы ветераннарына хөрмәт
557
0
0
Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары – Гайнелбанат Кәлимулла кызы Вафина һәм Александра Михайловна Стерлядева Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул иттеләр.
Гайнелбанат Вафина Татарстанның Алексеевск районы Олы Тигәне авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе фронтта һәлак булган. Мәктәптә уку мөмкинлеге булмый. Сугыш вакытында 12 яшеннән кыр эшләрендә эшли. 15 яшендә аны урман әзерләүгә җибәрәләр. 1950 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә дүрт бала үстергәннәр.
1978 елда Яр Чаллыга күчеп килә. КАМАЗның торак-коммуналь хуҗалыгына эшкә урнаша. “Хезмәт ветераны”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен”, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Бөек Ватан сугышы ветераны Бибиәсма Муллахмәт кызы Лотфуллина да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Башкортостан Республикасының Чуюнчи авылында туа. Сугышы елларында Бибиәсма Муллахмәт кызы Башкортостан Республикасының Давлеканово шәһәре аяк киемнәре фабрикасында эшли. Сугыштан соң Дәүләкән ашханәсендә эшләвен дәвам итә. 1974 елда Яр Чаллыга күчеп килә, анда лаеклы ялга чыкканчы КАМАЗ кунакханәсе вахтеры булып эшли.
Бибиәсма Муллахмәт кызы өч бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Александра Михайловна Стерлядева Башкортостан Республикасының Яңавыл районы Якимово авылында туа. Сигез яшендә туган авылы мәктәбендә укый башлый, алты сыйныф тәмамлый. Кечкенәдән Александра Стерлядева хуҗалык буенча булышкан. Мәктәптән соң колхозда эшли. 1952 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә бер кыз үстерә. Яр Чаллыга 90 нчы елларда күчеп килә. Бүген ветеранны ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы сөендерә. “Хезмәт ветераны”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Юбилярлар РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев