Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сукбай этләр куркынычмы? (опрос)

Сукбай этләр темасы кешеләрне күптән ике лагерьга аерды. Берселәре хайваннарны кызганыч, ди, һәм мондыйлар этләрне көн саен ишегалды территориясендә ашата, ә икенчеләре үзләре һәм якыннары өчен куркалар. Бу турыда шәһәрдәшләребез нәрсә уйлый микән? Сораштыруыбыз шуның хакта.

Дөррия Ризатдинова, ТОС җитәкчесе:
– Комплексыбызда сукбай этләр күренми. Әле хуҗасы булганнарының да проблемалары җитәрлек. Беренчедән, этләренең калдыкларын җыештыручылар бер-ике генә. Халык аяк астына карап йөрмәсә фатирына «хуш ис» белән кайтып керәчәк. Барлык эт хуҗаларына мәҗбүри курслар үткәрергә кирәк, дигән фикердә мин. Бәлки, шуннан соң этләрен урамга чыгармый башларалар. Икенчедән, штраф салу да кешене бик тиз акылга утырта. 

Айгөл Зәбихуллина, укытучы:
– Шәһәрдә хуҗасыз йөрүче этләргә тискәре мөнәсәбәттә торам, чөнки балаларым этләрдән бик куркалар. Бигрәк тә кызым курка, эт күрсә, ул барганнан җиреннән бөтенләй икенче якка китәргә мөмкин. Чарага килгәндә, ату ягында түгел мин әлбәттә. Аларны тотып, тиешле урыннарга ябарга кирәк дип саныйм. 

Азат Сабиров, эшмәкәр:
– Сукбай этләргә карата мөнәсәбәтем тискәре, чөнки алар балаларга да, өлкәннәр өчен дә бик куркыныч. Үзем ЗЯБта яшим, безнең ишегалдында да хуҗасыз этләр йөри. Алар комлыкта үз йомышларын үтиләр, ә аннан соң балаларыбыз шунда уйныйлар. Минемчә, мондый этләрне тотып, приютка урнаштырырга кирәк. Тик алары да, акчалар булмау сәбәпле, ябыла.

Идая Кашапова, пенсионер:
– Кечкенә чакта мине дә күрше эте тешләде. Шуңа күрә алардан куркам. Шәһәрдә дә, авылда да хуҗасыз этләр булырга тиеш түгел. Эт җәлләп, тормышыбызны куркыныч астына куябыз. Приют булдыра алмыйлар икән, башка чарасын тапсыннар! Башка илләрнең практикасын өйрәнергә кирәк! 

Ләйсән Сираҗева, өстәмә белем бирү буенча педагог:
– Үземнең балам белән дә сукбай эт белән бәйле вакыйга булды. Беркөнне дәрестән соң җыелып, сыйныфташлары белән карда уйнаганнар. Сумкалар, букчалар читтә. Бер сукбай эт килеп, балаларның сумкаларын иснәп йөри башлаган. Безнекенекен эләктереп чабып та киткән. Балалар да куркуларыннан йөгерешкәннәр. Ярый әле узып баручы ир-ат күреп, букчаны эт авызыннан тартып алган. Шуннан соң бала урамда уйнарга да курка башлады. Елап, миңа эшкә шалтыратты. Нәрсә булганын юньләп аңлата да алмады: «Кайт» белән «эт» сүзеннән башкасын ишетмәдем. Ни булганына бераздан гына төшендем. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар