Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Сумкалар алып кайткан өчен ирегеннән мәхрүм ителү яный

Сәбәбе нидә?

Г.Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында Төркиядән кайтучы пассажирны тоткарладылар. Татарстан таможня хезмәте матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Россия гражданины Истанбулдан питон, крокодил, варан, елан тиресеннән эшләнгән 612 күн әйберсе: кошелек, портмоне һәм хатын-кызлар сумкалары алып кайтмакчы була. 

Мондый товарлар алып кайтырга рөхсәт бирә торган СИТЕС сертификаты булса да, таможня хезмәткәрләре аның дөреслегенә шикләнгәннәр. Тикшерү чыннан да документның ялган булуын ачыклый. 

Контрабанда факты буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге маддә буенча 5 елга иректән мәхрүм ителү яисә 1 млн сумга кадәр штраф яный. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф таможня контрабанда