Суррогат әни: «баланы 5 минут кына күреп калдым»
Бала Мәскәү клиникасында дөньяга килде.
Кичә 9 ноябрьдә 22:55 Розалия Мәмәтова бәби алып кайтты. Әнинең һәм баланың хәле яхшы. Баланың авырлыгы - 3860 кг. Буе 52 см.
Сабыйны ул бүген биологик әниләренә тапшыра. Бу юлы суррогат әни бәхетле гиаләгә кыз бала табып бирде.
- Бала тугач, эчемә 5 минутка гына куеп тордылар. Соңыннан алып киттеләр. Әти-әнисе баланың күзләрен булса да фото аша күрсәтерләр дип өметләнеп калам, - дип сөйләде Розалия Мәмәтова.
Розалия Мәмәтова хакында беренче язманы биредә укый аласыз.
Суррогат әниләргә ислам дине карашы хакында биредә укый аласыз.
Фотолар Розалия Мәмәтовадан алынды
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев