СВО ветераннары Советына 500гә якын мөрәҗәгать кергән
Кайберләрен федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк.
2025 елда Чаллының махсус хәрби операция ветераннары Советына 500гә якын мөрәҗәгать кергән.
«Хәрбиләр һәм аларның гаиләләреннән кергән һәр сорау уңай хәл ителә. Кайбер мәсьәләләрне республика, федерль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Моның өчен аларны РФ Оброна министрлыгы, РФ Дәүләт депутатлары, ТР Дәүләт Советы депуталарына җиткерә белергә кирәк. Федераль кануннарга үзгәрешләр кертмичә чишеп булмаслык мәсьәләләр дә бар», – диде Чаллы мэры дүшәмбе киңәшмәсендә.
Ул Ватанны саклаучылар көне алдыннан Санкт-Петербургның С.М.Киров исемендәге хәрби клиник академедиядә булуы турында да сөйләде.
«Безнең элемтәләр яхшы. Чаллының сугыш ветерннары госпитале хезмәткәрләре анда укып кайтты. Безнең бурыч: хәрбиләргә ярдәм итү. Без Санкт - Петрубургта яралы Татарстан, Чаллы хәрбиләре белән сөйләштек. Киләчәктә дә хәрбиләргә төрле яклап ярдәм итәчәкбез», – дип искәртте мэр.
Фото Наил Мәһдиевның телеграмм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев