Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

СВОда 4,5 мең Чаллы ир-егете катнаша

Мэр әйтте.

СВОда катнашучы хәрбиләргә тагын 23 млн сумлык гуманитар ярдәм җибәрелде. Чаллы мэры Наил Мәһдиев аны узган атнада шәхсән үзе илтеп тапшырды. Аның әйтүенчә, шәһәрдәшләргә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз. СВОда бүгенге көндә Чаллыдан 4,5 меңнән артык ир-егет катнаша. 

«Чаллы хаклы ай саен махсус җиһазлар, техника, автомобиль, мотоцикллар һәм башка кирәк-яраклар белән ярдәм итеп тора. Хәрбиләребез күтәренке рухта. Бөтен авырлыкларны батырларча күтәрәләр. Алга таба да хезмәт итүен дәвам итәчәкләр, ә без аларга даими рәвештә ярдәм итеп торырга бурычлы. Бер хәрби гомерен саклап калуга өлеш кертәбез икән, димәк, юкка тырышмыйбыз», - ди Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев