Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

СВОда һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына батырлык орденнары тапшырдылар

“Бик тырышсам да сезне юатырлык сүзләр таба алмаячакмын», - ди мэр Наил Мәһдиев.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган 13 хәрби туганнарына батырлык орденнары, медальләр тапшырдылар. Залда геройларның әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары, дуслары. 

 “Бик тырышсам да сезне юатырлык сүзләр таба алмаячакмын. Төзәлмәслек яра. Кайгыгызны уртаклашам. Зинһар, нык булыгыз. Безнең хәрбиләребез, сезнең улларыгыз, ирләрегез - чын геройлар. Бабайларыбыз сыман кулларына корал тотып, дөньяларыбыз тыныч булсын, балаларыбыз имин үссен, дип Ватаныбызны якларга чыгып киттеләр”, - ди мэр Наил Мәһдиев. 

Россия Федерациясе Президенты Указы белән Батырлык орденнары сержант Иван Вильчинский, Илшат Зиялтдинов, Тимур Исламгулов, Раил Сафин, ефрейторлар Линар Максутов, Сергей Христофоров, кече сержант Евгений Иванов, рядовайлар Руслан Габдрахманов, Валентин Кондратьев, Ливиу Мокану,  Марсель Муратовка тапшырылды. 

Хәрби Рәис Шиһаповның туганнарына – Батырлык ордены һәм Жуков медале, Рафаэль Хәсәновның туганнарына – Суворов медален бирделәр.  

Батырлык орденнары тапшыру турында тулырак «Шәһри Чаллы»ның киләсе санында укырсыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев